Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                                                           Хөрмәтле мөселманнар!

Сезне изге Рамазан аенда Ураза тотуыгыз һәм Гыйдәл-Фитр – Ураза бәйрәме башлануы белән чын күңелдән котлыйм! Ураза вакытында сез Аллаһы Тәгаләгә дога кылдыгыз, мәрхәмәтле һәм изге эшләр эшләдегез.

Бүген бу бөек бәйрәм һәрберебезне якыннарыбызга игътибар бирергә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга омтылуда берләштерде.

Безнең күпмилләтле шәһәрдә Ураза бәйрәме күп кенә Чаллы халкын берләштерде. Кешеләр Рамазан аенда алган рухи тәҗрибәләре өчен рәхмәтләрен белдерде, игелекле эшләрне башкарырга вәгъдә итте. Ураза дәвамында Яр Чаллы шәһәрендә күп санлы ифтарлар үткәрелде. Анда авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтелде. Изге гамәлләр кылган һәркемгә рәхмәтемне белдерәм.

Ураза бәйрәме тормышка иминлек һәм исәнлек китерсен! Догалар ишетелсен һәм үтәлсен.

Кадерле чаллылылар! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Ураза бәйрәме белән!

                                                                                                                                

                                                                                                            Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев.

Сишәмбе, 9 апрель 2024, 20:01