Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «ҖырлаОке» музыкаль конкурсының финалы узды.

Аның максаты: иҗади процесс аша татар музыкасы турында белемнәрне баету. Әлеге чарада югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларыннан торган дүрт команда катнашты.

Барлык конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Яр Чаллы сәнгать көллиятенең командасы яулады, 2 нче урынны Яр Чаллы педагогия көллияте командасы алды. 3 урынга «Мизгел» клубы командасы лаек булды.

Сишәмбе, 2 апрель 2024, 12:28