Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан “Россия эше” кадрлар үзәгенә эш эзләп1219 кеше мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә 1070 эшсез кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38% тәшкил итә, Татарстан буенча бу күрсәткеч 0,49% ка тигез.

 Мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Жанна Хайрова хәбәр иткәнчә, кадрлар үзәгендә 5900 вакансия урнашкан. «Россиядә эш» порталында 1529 предприятие теркәлгән. Агымдагы ел башыннан 646 кеше эшкә урнаштырылган. "Эшсезлек буенча пособиеләргә 17 миллион 853 мең сумнан артык акча тотылган. Эш белән тәэмин итү структурасында вәзгыятьнең үзгәрүен ачыклау максатында предприятиеләр буенча мониторинг алып барыла ", - диде ул.

Дүшәмбе, 28 март 2022, 09:50