Мы в социальных сетях

2021 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәләре турында  Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы ​Ләйсән Видинеева сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте буенча Россия төбәкләре рейтингында лидер булып танылды, ә халык саны 120 меңнән артык булган республика рейтингында Яр Чаллы шәһәре узган ел нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды.


Шәһәрдә яшьләр сәясәте 13 төп юнәлеш буенча тормышка ашырыла. Шәһәрдә 9 яшьләр сәясәте учреждениесе эшли. Анда 4 яшьләр үзәге, 28 яшүсмерләр клубы эш алып бара,  14 хоккей корты, 4 социаль учреждение эшли. Капиталь ремонт һәм матди базаны ныгыту программасы буенча 7 ел дәвамында 25 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясалды, ике яшьләр үзәге, матди-техник база яңартылды, яңа креатив киңлекләр булдырылды.




Дүшәмбе, 28 март 2022, 09:29