Мы в социальных сетях

Бүген Халыкара театр көнендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Тантана" Театр премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, премия республиканың драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендә күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ТР Мәдәният министрлыгының ел саен уздырыла торган “Тантана” театр премиясен бирү комиссиясе карары нигезендә бирелә. Быел театр премиясенә республиканың 25 театр коллективы тәкъдим ителде. Актерлар арасында Комиссия 42 лаеклы номинант бирде.

16 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләрне шәһәрдә һәм республикада танылган кешеләр тапшырды, алар арасында "КАМАЗ-мастер" командасы пилоты Антон Шибанов, Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Самитова, шәһәр мэрының мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең мактаулы гражданины Фәйрүзә Мостафина һәм башкалар бар иде.

Чаллы артистлары махсус призларга ия булды. Мәсәлән, Яр Чаллы дәүләт курчак театры артисты Егор Митрофанов «Театр детям» номинациясендә Бердәм Россиядән махсус призга лаек булды.

Ш.З. Закиров исемендәге махсус премиягә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрының баш режиссеры ярдәмчесе Фәнүс Сәлахов ия булды. Бүләкне аңа Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов тапшырды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрының драма артисты Рамил Фахертдинов Дамир Сираҗиев исемендәге премия белән бүләкләнде.

"Мастеровые" рус драма театры актрисасы Александр Петрова ТР Театр эшлеклеләре союзыннан махсус призга ия булды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының махсус призын Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Киньзягулов алды.

Шәһәр мохитенә актив интеграцияләнгән һәм шәһәрдә уникаль мультимәдәни кластер булдыруда катнашканы өчен Чаллы шәһәре мэриясенең махсус бүләген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры алды. Бүләкне Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Шулай ук мэр «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңүчегә бүләк тапшырды. Аңа С.Амутбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры актрисасы Динара Акматова лаек булды. Премия  «Яратасың, яратмыйсың» спектаклендә Фатыйма роле өчен бирелде

Якшәмбе, 27 март 2022, 20:35