Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәннәре, Автозавод районында яшәүче Сабира Хаҗи кызы Асылгәрәева һәм Анастасия Тимофеевна Ермолаева котлаулар кабул иттеләр.

Сабира Хаҗи кызы Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли, яшь кыз кулыннан килгәннең барысын да эшли. Төп эшчәнлеге – кырдагы эш белән бәйле була. Колхозда гомуми эш стажы 16 ел, шуның тугыз елын басуларны сабан белән сөргән.  20 яшендә кияүгә чыга, ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп киләләр. АТХ-2гә эшкә урнаша. Анда 11 ел эшли, аннан лаеклы ялга чыга.Бүгенге көндә ветеранны өч оныгы һәм биш оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.

Котлауларга ТИҮ рәисе Дилә Гаязова да кушылды.

Анастасия Тимофеевна Чирмешән районының Чишмә Кирмәне авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый, алга таба укырга мөмкинлеге булмый. Кечкенә Анастасия хуҗалык буенча бөтен эшне башкара, әти-әнисенә булыша, колхозда эшли.

 Сугыштан соңгы елларда Анастасия Тимофеевна төрле һөнәрләрне үзләштерә. Ул беркайчан да эштән курыкмый: хастаханәдә дә, мәктәптә дә эшли, күп еллар урман хуҗалыгында эшли, кирпеч заводында эшли. 28 яшендә кияүгә чыга, ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп киләләр. Йорт төзү комбинатына эшкә урнаша, штукатур-маляр булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә ветеранны алты оныгы һәм алты оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Котлауларга ТИҮ рәисе Марина Җәләлиева да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 17 март 2022, 14:58