Мы в социальных сетях

26 март көнне Шәһәр үзәк китапханәсендә «Традицияләр һәм хәзерге заман» дип исемләнгән халык сәнгате этнофестивале узачак. Этнофестиваль төрле яшьтәге чаллылыларга исәпләнгән. Кунаклар игътибарына рәссам, агач кисү остасы Хәмит Латыйповның иҗади вернисажы тәкъдим ителәчәк. Яшьләр «Корылтай» хәрби-тарихи клубыннан тарихи реконструкциядә катнаша алачак. Балалар өчен борынгы һөнәрләр буенча һәм декоратив ташлардан панно ясау буенча мастер-класслар әзерләнгән.

Акция дәвамында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре-ярминкәләре һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылачак.

14:00 сәгатьтән 17:00гә кадәр «Корылтай» хәрби-тарихи клубыннан тарихи реконструкция белән танышырга мөмкин, анда Идел-Кама төбәге кешеләренең урта гасырларда яшәү рәвеше турында сөйләячәкләр, ул чордагы матди культура предметлары белән танышып булачак.

14:00дән 15:00гә кадәр Кече картиналар галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның шәхси күргәзмәсе ачыла. Хәмит Нәҗип улы агач кисү остасы, графика, рәсем остасы буларак билгеле. Рәссамга татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итү хас.

15:00 дән 17:00гә кадәр рәссамнар «Халык иҗаты» арт-пространствосында өч сәгать дәвамында декоратив-гамәли сәнгать темасына төрле техникаларда рәсем ясаячаклар. Килүчеләрнең картиналарны язу процессын күзәтү мөмкинлеге булачак. Шул ук мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләре: җырлар, шигырьләр, мәзәкләр яңгыраячак.

14:00дән 17:00гә кадәр шәһәрнең осталары борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар үткәрәчәкләр, декоратив ташлардан «Этно-бизәкләр» мозаик панносын ясарга өйрәтәчәкләр. «KitapФешен» нәфис фотографияләр конкурсы презентациясендә конкурста катнашу мөмкинлеге тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, чара кунаклары өчен өстәл уеннары оештырылачак, балалар өчен «Истоки» пазллар зонасы халык һөнәрләре белән кызыклы формада таныштырачаклар.  

Пәнҗешәмбе, 17 март 2022, 14:16