Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров һәм «Яр Чаллы политехника көллияте» директоры Илдар Ганиев Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус операция барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган Артур Шәрәфиев гаиләсе белән очрашты.

Мэр шәһәр исеменнән һәлак булган сугышчының әти-әниләренә һәм өлкән абыйсына, туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Җирләү эшен Башкарма комитет һәм шәһәр хәрби комиссариаты үз өстенә ала.

Артур Яр Чаллыда туган, «Яр Чаллы политехника көллиятендә» уңышлы укып, аны кызыл диплом белән тәмамлаган. 2021 елның августында контракт буенча Россия Федерациясе Кораллы көчләренә хезмәт итәргә киткән.

Наил Мәһдиев Артур Ватанның чын сакчысы, кыю һәм көчле кеше буларак хәтердә калачак дип билгеләп үтте. «Ул лаеклы егет, лаеклы сугышчы иде», - диде мэр.

Артур Шәрәфиев батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык Ордены» дәүләт бүләге белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.

Пәнҗешәмбе, 17 март 2022, 12:56