Мы в социальных сетях

Кризиска каршы штаб 2014 елда Наил Мәһдиев тарафыннан шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы базасында, шәһәр предприятиеләренә – кече һәм урта бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган иде. Бүген мэр Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, шәһәрдәге беренче чираттагы бурычларны нәтиҗәле хәл итү өчен, кризиска каршы оператив штаб үз эшен яңадан башлап җибәрә.  

«Һәр кризисның үз үзенчәлекләре бар, әмма бездәге катлаулы вәзгыять эре һәм кече бизнес ягыннан адекват чаралар һәм адымнар таләп итә. Шәһәр җитәкчелеге кыенлыкларны киметү өчен барлык чараларны да күрә. Моның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын, вакыт күрсәтер. Әмма узган еллар тарихы шуны күрсәтә: без бу кризислардан лаеклы чыгу өчен билгеле бер карарлар таба идек. Без ничек эшләргә кирәклеген беләбез – тәҗрибәбез бар. Аек акыл, исәп-хисап белән, без кризиска каршы штаб белән эшләячәкбез, - дип билгеләде Наил Мәһдиев. - Предприятиеләр, оешмалар, эре һәм урта бизнес алдында нинди мәсьәләләр барлыкка килүен аңларга кирәк. Импортны алыштыру кирәк. Кече бизнес, һичшиксез, үз хезмәтләрен күрсәтә ала: Яр Чаллы шәһәрендә сәләтле предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр. Бу очракта "КАМАЗ" ААҖ өчен Яр Чаллы шәһәренең кече һәм урта бизнес предприятиеләре буенча үз заказларын урнаштыру мөмкинлеге бар. Бизнесның үз заказларын урнаштыру белән кызыксынуы бар – "КАМАЗ"да К 5 өчен комплектлау җайланмалары чит илләрдә эшләнгән, шуңа күрә әлеге комплектлау детальләре Яр Чаллы территориясендә җитештерелә алсын өчен вакыт кирәк (ә шәһәрдә моның өчен компетенцияләр бар)».

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, шәһәр икътисады барлык кризислар вакытында да  тотрыклы эшләде, югары нәтиҗәләр күрсәтте, һәм бу елның икътисади ситуациясе кагыйдәләрдән искәрмә булмаячак.

Пәнҗешәмбе, 17 март 2022, 11:54