Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Зөлфия Ибниамин кызы Хөснетдинова, Прокофий Алексеевич Якушенко юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр. Ветераннарны Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов, Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәүтдинов, шулай ук ТИҮ рәисләре котлады.

Тукай районы Кувады авылында туган Зөлфия Ибниамин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчә, лаеклы ялга чыкканчы Тукай Үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли.  

Зөлфия Ибниамин кызының 1 улы, 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ростов өлкәсенең Бороники авылында туган Прокофий Алексеевич үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 1944 елда Прокофий Алексеевичны Совет Армиясе сафларына алалар, ул Украина фронтында катнаша. 1951 елда демобилизацияләнә һәм Сальск шәһәренә күчеп китә, анда лаеклы ялга чыкканчы межрайбазада эшче булып эшли. 2003 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Прокофий Алексеевич 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 16 март 2022, 16:34