Мы в социальных сетях

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе искә төшерә: физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча салым ташламаларын бирүнең гаризасыз тәртибе гражданнарның аерым категорияләре өчен каралган: пенсионерлар, пенсия алды гражданнар, инвалидлар (кайбер категорияләре), өч һәм аннан күбрәк балалары булган затлар (Россия Федерациясе Салым кодексының п.п. 2, 3, 10, 10.1, 12, 15 п. 1 ст. 407, п.п. 2 - 4, 7 - 10 п. 5 ст. 391).

Салым ташламалары гражданнарга салым хезмәтенең булган мәгълүматы нигезендә, ягъни салым түләүченең мөрәҗәгатеннән башка бирелә.

Салым органнары мәгълүматны түбәндәге ысуллар белән ала:

1) әгәр салым түләүче элек әлеге нигез буенча ташламага (вычетка) гариза биргән булса;

2) Россия Федерациясе Салым кодексы һәм башка федераль законнар нигезендә башка органнар, оешмалар, вазыйфаи затлардан.

Шуның белән бергә, салым түләүчеләрнең күрсәтелгән категорияләре салым ташламасын алу өчен салым органнарына мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Инспекция игътибар итә: салым ташламалары, физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары түләү буенча ташламалар хокукына ия булган башка категория гражданнар өчен билгеләнгән формадагы гариза нигезендә генә бирелә.

Салым ташламасын бирү турында гариза формасы, аны тутыру тәртибе, мондый гаризаны электрон формада бирү форматы Россия Федераль салым хезмәтенең 14.11.2017 ел, № ММВ-7-21/897@ боерыгы белән расланган.

Салым түләүчеләр гариза белән бергә ташламаны раслый торган документларын тапшырырга хокуклы.

Физик затлар милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гариза белән теләсә кайсы салым органына, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә, шулай ук «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

Яр Чаллы шәһәрендә 2021 елның салым чорына гамәлдә булган ташламаларның тулы исемлеге белән «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» сервисы ярдәмендә танышырга мөмкин.

Шулай ук ташламалар турындагы сорауларны Бердәм контакт-үзәге 8-800-222-22-22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 16 март 2022, 16:18