Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев "Пассажирские перевозки" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин белән бергә иртәнге сәгатьләрдә шәһәр транспорты эшен тикшерде. Пассажирлар ташу буенча барлык йөкләмәләрне дә гамәлгә ашыруларын раслау өчен тикшерү объекты итеп Тынычлык проспекты сайланды. Игътибар үзәгендә – 22 нче һәм 26 нчы маршрутлар. Хәзерге вакытта әлеге маршрутларны көчәйтү таләп ителми. Пассажирлар агымы арткан вакытта, мәсьәлә хәл ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, автобуслар 05:00 сәгатьтә йөри башлый һәм 22:00 сәгатьтә йөрүдән туктыйлар. Пик сәгатендә хәрәкәт интервалы 5-10 минут тәшкил итә, калган вакытта – 15-25 минут. Транспорт һәм элемтә бүлегендә билгеләп үтелгәнчә, юл ситуациясенә карап, хәрәкәт интервалы бераз артырга мөмкин.

«Мондый тикшерүләрнең максаты – иртән, көндез һәм кичен автобуслар хәрәкәте интервалларының саклануына инану, - дип шәрехләде Илья Зуев. – Без шәһәрдәшләрнең социаль челтәрләрдә аноним рәвештә автобусларның йөрмәве турындагы язган мәгълүматларын тикшерәбез. Хәзерге вакытта пассажирлар ташу шартлары саклана. Без 7:00 сәгатьтә автобуслар хәрәкәтен тикшереп карадык һәм 9 минут эчендә берешәр зур сыешлы 22, 26 номерлы автобусларны теркәдек».  

Бүген көн дәвамында шәһәрнең төрле проспектларында вакытны теркәү белән алып барыла торган шундый берничә планнан тыш тикшерү узачак. 

Чәршәмбе, 16 март 2022, 10:11