Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында «Халык контроле» Дәүләт мәгълүмат системасын кире элемтә платформасы сыйфатында куллану турында карар кабул ителде, аның ярдәмендә гражданнарның төрле социаль-әһәмиятле проблемаларга кагылышлы хәбәрләрен автоматлаштырылган режимда җыю, эшкәртү һәм исәпкә алу башкарыла. Әлеге карарны үтәү йөзеннән системаларны интеграцияләү гамәлгә ашырылды.

Кире элемтә платформасында төрле категориядәге мөрәҗәгатьләр бар: төзекләндерү проблемаларыннан алып бизнес алып бару үзенчәлекләренә кадәр. Онлайн-шикаять мәсьәләне хәл итүне тизләтергә ярдәм итәчәк.

Кире элемтә платформасы шулай ук шәһәр сайтының «Гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә дә урнашкан, алга таба «Проблема турында хәбәр итү» бүлекчәсен сайларга кирәк. 

Сишәмбе, 15 март 2022, 16:31