Мы в социальных сетях

Май чабу бәйрәме шәһәрнең барлык өч районында да узды. Азатлык мәйданында масштаблы бәйрәм программасы тәкъдим ителде.


Халыкны бәйрәм белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады.

Кыш карачкысын яндыру – бәйрәмнең кульминациясе булды.

Җиңү паркында да кышны озату һәм көтеп алынган язны каршылау оештырылды. Бәйрәм кунакларын «КАМАЗ» мәдәният сарае, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, 17 нче балалар хореография сәнгате мәктәбе, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм «Соцветие» 3 нче хореография узәге солистлары һәм иҗат коллективлары театральләштерелгән тамаша һәм әйлән-бәйлән белән каршы алды.

Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков котлады: «Барыгызны да Май чабу бәйрәме белән котлыйм! Аны без атна буе бәйрәм итәбез. Язгы кояш уңаеннан коймаклар пешерәбез, кунаклар кабул итәбез һәм үзебез дә кунакка йөрибез. Бүген, Май чабуның соңгы көнендә, без кыш символы – салам карачкысын яндырабыз. Без кышны киләсе елга кадәр озатабыз».  

Бәйрәмнең барлык кунакларын да тартмачылар гадәттәгечә коймак һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Шәһәр халкы буйлы фигуралар белән фотога төште, пони һәм атларда йөрде.

Комсомол районында Май чабу ГЭС поселогының мәдәният һәм ял паркында узды. Бәйрәмне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективлары катнашында концерт программасы бизәде.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен «Огниво» 16 нчы балалар иҗат үзәге һәм 15 нче балалар иҗат үзәге педагоглары тарафыннан һөнәрчеләр, тартмачылар һәм халык осталары тарафыннан сатулар, "Дельфин", "Төзүче", "Яр Чаллы", "Заря" спорт мәктәпләре хезмәткәрләре тарафыннан спорт уеннары оештырылды. Чара һәркем күңеленә хуш килде: күңелле такмаклар, халык җырлары яңгырады, әйлән-бәйлән үткәрелде, коймак ашау бәйгесе узды. Халык бәйрәме белән шәһәрдәшләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлады.  

Бәйрәмнең кульминациясе – Май чабу карачкысын яндыру. Бу ялкында барлык начар әйберләр дә янып бетте, бары тик якын арада килеп җитүче язгы яңарышны көтәсе генә калды.  

Якшәмбе, 6 март 2022, 16:15