Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәдәният сарае холлында бәйрәм кунакларын 82 нче кадет мәктәбенең тынлы инструментлар оркестры һәм «тере коридор» формасында тезелгән 49 нчы мәктәп кадетлары каршы алды. Алар чакырылганнарга котлау кәгазьләре тапшырдылар.

Район хакимияте башлыгы Винер Харисов залда утыручыларны котлады: «Ватанны саклаучылар көнендә без кадерле ветераннарыбызны искә алабыз. Үз иле һәм халкы өчен яшьлеген һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз һәм ныклыгыгыз өчен сезнең алда баш иябез. Сез – ил горурлыгы, үрнәк».

2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча Автозавод районы хакимияте башлыгының рәхмәт хаты белән «КАМАЗ» мәдәният сараеның тавыш режиссеры Илья Щербинин, Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Вячеслав Комиссаров һәм «Орион» яшьләр үзәгенең тавыш режиссеры Руслан Йосыпов бүләкләнделәр. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы» Республика конкурсының район турында җиңүче дипломы белән «Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Яр Чаллы җирле оешмасы рәисе Андрей Челноковка тапшырылды.

Тамашачыларга бүләк итеп Ф.А. Горбунов исемендәге Рус халык ветераннар хоры, Илья Васильев, Елизавета Крылова, Юрий Рыбин солистлары, «Грация», «Яз» һәм «Бисеринки» хореографик ансамбльләре, «Наигрыш», «Йолдыз» һәм «Бусики» ансамбльләре, шулай ук 82 нче кадет мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Бәйрәм программасы ахырында «КАМАЗ» мәдәният сарае солисты Регина Әдиатуллина башкаруында җыр яңгырады.

Чәршәмбе, 23 февраль 2022, 09:57