Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараенда Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең сайлап алу туры узды, ул Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланды.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: соль җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор коллективлары, поэзия, сәнгатьле уку, хореография, оригиналь жанр.

Жюри хөкеменә түбәндәге номинацияләр буенча 90нан артык номер тәкъдим ителде: хореография, хор һәм соло башкару, поэзия, сәнгатьле уку.

Конкурс номерларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

Чыгышларны Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Гөлзада Рзаева, Ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәитова, балетмейстер, хореограф, "Чишмә" халыклар дуслыгы йорты режиссеры Рәсимә Хәйбуллина, ТРның атказанган артисты Равил Галиев, "Энергетик" мәдәният сарае вокалисты Фёдор Кузнецов, шәһәр Ветераннар советы рәисе урынбасары Мөслимә Миргалимова, шулай ук шәһәр Ветераннар советы пенсионерларының ялын оештыру мәсьәләләре буенча рәис Татьяна Ерофеева, Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Дания Сибгатуллина бәяләделәр.

Фестивальдә үзешчән башкаручылар – 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук тиешле елларын эшләгән пенсионерлар катнаша ала. 

Сишәмбе, 22 февраль 2022, 16:33