Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19 нчы мәктәптә Туган тел көненә багышланган шәһәр бәйрәме узды. Чараның кунаклары – мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының рус һәм татар филологиясе кафедрасы доценты Радик Галиуллин.  

«Бергә тату гаилә» дигән девиз астында күп кенә халыклар телләрендә туган телләрнең матурлыгы һәм бөеклеге тәкъдир ителде. Конкурсларда җиңүчеләр, актив катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда ай дәвамында Туган тел көненә багышланган чаралар узды. Болар – халык традицияләренең дәвамчанлыгын саклауга, балаларда үз халкының һәм Россия халыкларының мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә толерант мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән ачык дәресләр, сыйныф сәгатьләре, очрашулар, туган телдә шигырьләр сөйләү, халык биюләре, җырлары, милли костюмнар, халык фольклоры бәйгеләре.  

Сишәмбе, 22 февраль 2022, 14:42