Мы в социальных сетях

15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне.

Бу – Әфганстан ветераннарының бәйрәме дә, һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу көне дә.

15 февраль көнне 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Җыелучылар алдында чараның хөрмәтле кунаклары  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов, «Әфганстан сугышы ветераннарының Яр Чаллы оешмасы» рәисе Эдуард Фоминых, Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары буенча Рәшит Ильясов чыгыш ясадылар.  

«33 ел элек соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарылды. Ул вакытта алты йөз меңнән артык ватандашыбыз Әфган сугышында катнашты», - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов.

Чара кысаларында кунаклар Мәңгелек утка веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Чараны оештыручылар: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Яшүсмер» яшүсмер-яшьләр клублары үзәге» МАУ һәм «Пост №1» Патриотик тәрбия үзәге.

Сишәмбе, 15 февраль 2022, 12:10