Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исемнәреннән Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәнзилә Нигъмәтова һәм Фәүзия Тенишева 90 яшьлек юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр.

Ветеранны Үзәк районы хакимияте һәм «Ремжилстрой», «Строим будущее», «Прибрежный-1» идарә компанияләре вәкилләре, Шәһәр Советы депутатлары ярдәмчеләре Илнур Исмәгыйлев һәм Лариса Зубрилова, шулай ук ТИҮ рәисе Людмила Маликова котлады.

Тәнзилә Бадыйк кызы ТАССРның Саба районы Миңгәр авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1948 елда мәдәният йорты мөдире булып эшли. Авыл Советы депутаты итеп сайлана. 1961 елда Казан медицина училищесына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Саба районы Мичәнбаш авылында медпункт мөдире булып эшли.

1975 елда Яр Чаллыга күчеп килә, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Фәүзия Харис кызы ТАССРның Әлки районы Иске Әнҗерә авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң Кыргызстанның Баткән өлкәсендәге өлкә карамагындагы Сөлекте шахтер шәһәренә күчеп китә, анда ит комбинатында эшли.

1989 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә. Фәүзия Харис кызы өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 14 февраль 2022, 14:45