Сишәмбе, 14 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Роспотребнадзорның Яр Чаллы территориаль бүлеге адресына Тукай районында яшәүчеләрдән, шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә яшәүче, БСИ, стройбаза предприятиеләре хезмәткәрләреннән сукбай этләре тешләү буенча мөрәҗәгатьләр килде. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Хайваннарның үзенчәлекле чоры башлануын һәм аларның бергәләшеп җыела башлавын исәпкә алып, мин барлык хезмәтләрнең игътибарын сукбай хайваннарны тоту һәм йорт хайваннарын асрау кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтүне сорыйм», – диде ул.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев шәһәрдә этләрне тоту буенча махсуслаштырылган хезмәт – шәһәр хуҗалыгы дирекциясе барлыгын билгеләп үтте, гыйнвар аенда шундый 99 этне тотканнар: «Шәһәрдәшләрнең район хакимиятенә дә, 30-55-57 номеры буенча шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенә дә мөрәҗәгать итеп, гариза калдыру мөмкинлеге бар. Без аларны оператив рәвештә тикшерә, тәүлек дәвамында бу мәсьәләләрне хәл итә беләбез».

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җаваплы хезмәтләргә кешеләрне сукбай этләрдән сакларга кушты: «Дүрт аяклы дуслар күпләп җыелган урыннарны игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Безнең шәһәр халкын саклау өчен билгеле бер планнарыбыз бар.  Без яңа приют төзелешен проектлыйбыз, бу мәсьәләне хәл итү өчен финанс ресурслары бүлеп биреләчәк. Аларны изоляцияләргә кирәклеге аңлашыла, алар өчен тиешле шартлар булырга тиеш. Безнең бурычыбыз – гражданнарны, беренче чиратта балаларны, шулай ук өлкәннәрне дә саклау».

Дүшәмбе, 14 февраль 2022, 09:31