Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаковка капиталь төзелеш өлкәсендә намуслы хезмәте өчен мэрның Мактау грамотасын тапшырды. Шушы көннән ул башка шәһәргә төзелеш тармагында эшкә күчә.

Илмир Исхаков җылылык челтәрләре предприятиесендә эшләгән, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды»нда эшләү тәҗрибәсе бар, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы булды, 2019 елдан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарды.

«Илмир Зөфәр улы безнең белән алты ел эшләде, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде. – Биредә ул команданың актив әгъзасы иде. Бу вакыт эчендә социаль-мәдәни өлкәдә шактый күп объектлар төзелде: мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт, мәдәният объектлары. Объектларга капиталь ремонт ясалды». 

Дүшәмбе, 14 февраль 2022, 09:29