Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина гыйнвар аенда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.

Ай башыннан алып, дүрт кабул итү барышында депутатка Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре кергән округның 17 кешесе мөрәҗәгать иткән.

«Гражданнарны кабул итү – теләсә кайсы дәрәҗәдәге депутат эшенең иң мөһим өлешләреннән берсе. Ел башына һәм пандемиягә карамастан, гражданнарны кабул итү барышында минем округ халкы югары активлык күрсәтә. Кабул итүләрне онлайн-режимда үткәрдек, һәм кайвакыт гражданнарга телефон аша ярдәм күрсәтеп булды. Әйтик, Яр Чаллыдан юлда йөргән өчен ай саен акчалата түләү алу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттеләр, без ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе белән элемтәгә кердек, тиешле аңлатмалар алдык, пенсионер проблеманы хәл итү максатыннан консультациягә чакырылды», – дип шәрехләде Әлфия Когогина.  

Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, консультацияләр үткәрелде, тиешле җирле үзидарә органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга депутат запрослары җибәрелде.

Пәнҗешәмбе, 3 февраль 2022, 15:35