Мы в социальных сетях

12 февральдә Яр Чаллыда «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» узачак. Чаңгычылар өчен старт Яр буе паркында 9:00 сәгатьтә планлаштырылган. Бу көнне чаңгы трассасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз көчләрен сынап карый алачак – аларга 300 метр, хатын-кызлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен 2 км озынлыктагы трассалар әзерләнгән, шулай ук егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярыша алачак.

Массакүләм чабышка старт 11:30дә планлаштырылган, бу вакытта теләгән һәркем килеп, 2 км дистанцияне уза ала.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов бу көнне чаңгы ярышлары ГЭС поселогы трассасында һәм гомуми белем бирү мәктәпләре территорияләрендә узачагын билгеләп үтте.

Коллективларны һәм шәхси затларны теркәү гаризалары ufis@list.ru электрон адресына җибәрелә яисә старт көнендә, 12 февральдә, 8:30 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр Яр буе паркы («Урман» тукталышы) мандат комиссиясендә теркәлеп була.

Шулай ук, 19 февральдә шәһәрдә традицион Кама чаңгы марафоны узачак. Стартта барлыгы дүрт йөздән артык катнашучы булыр дип көтелә. Спортчыларга 5, 25, 50 км озынлыктагы дистанцияләр тәкъдим ителәчәк.

Чаңгы ярышында катнашырга инде хәзер үк Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае, Башкортстан Республикасы спортчылары теләк белдергән.

«Титан» спорт мәктәбе директоры Ләйлә Вопшина хәбәр иткәнчә, бу көнне ярышка танылган спортчылар, шул исәптән Олимпия уеннары чемпионы Тамара Тихонова килергә планлаштыра. Традиция буенча, танылган спортчылар белән фотога төшәргә, аралашырга һәм чаңгы трассасын узарга мөмкин булачак.

«Быел ярышлар «21 гасырда тарихка кер» лозунгы астында узачак», - диде Ләйлә Вопшина. - Катнашучылар өчен акчалата бүләкләр планлаштырылган. Гомуми приз фонды 800 мең сум тәшкил итәчәк».

Пәнҗешәмбе, 3 февраль 2022, 12:32