Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Яр Чаллыда азык-төлек блокларын ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 143,5 млн сум бүлеп биреләчәк. 6, 23, 40, 44, 45, 53, 58 нче мәктәпләрдә һәм 54, 76 нчы гимназияләрдә ашханәләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау республика программасына барлыгы 180 мәктәп кертелгән.

Әйтергә кирәк, 2021 елда 20, 21, 43, 50, 51, 52, 55, 46, 49 нчы һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатта ашханәләр ремонтланды. 

Чәршәмбе, 2 февраль 2022, 14:11