Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 февраль көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә «Многоликие Челны» дип исемләнгән VIII Төбәк халыклары милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары китапханә фестивале узачак. Фестивальне Милли-туган якны өйрәнү бүлеге «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Фестивальдә Яр Чаллы территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак.

12:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсенең актлар залында фестивальнең тантаналы ачылышы булачак. Тамашачылар игътибарына халык көнкүреше әйберләре күргәзмәсе һәм татар кухнясы, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак. Шулай, «Халык уен кораллары яңгырый» дигән мәйданчык үз кунакларын китапханәнең әдәби – туган якны өйрәнү музеенда каршы алачак. Биредә музыка уен кораллары иленә сәяхәт кылырга мөмкин булачак. «Әдәби кунакханә»дә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы, философ, драматург Рафис Сәлимҗанов белән очрашу узачак. Шулай ук чаллылылар «Шәһри Чаллы» газетасы мөхәррирләре белән дә аралаша алачаклар. Халык һөнәрчелеге күргәзмәсен күрү, пыяла һәм милли курчаклар ясау буенча мастер-классларда катнашу безнең төбәк һөнәрләренә багышланган «Алтын куллар» мәйданчыгында мөмкин булачак. Китапханәнең абонемент бүлегендә эшләячәк «Барлык халыкларның дуслыгы һәм күңел бердәмлегендә» мәйданчыгында катнашучылар төрле халыкларның борынгы китаплары белән таныша алачак.

Фестиваль кысаларында «Снежная королева» светодиод тамашасы көтелә.

Чәршәмбе, 2 февраль 2022, 11:17