Мы в социальных сетях

Яр Чаллы юлчылары көчле кар яву нәтиҗәләрен бетерүне дәвам итәләр. Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан юлларны чистарту тәүлек әйләнәсе дәвам итә. Көн саен юлларны чистартуга предприятиенең 100 берәмлектән артык техникасы һәм 90га якын эшчесе чыга.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә җаваплы кешеләргә юлларны чистартуга игътибарлы булырга кушты: «Төп урамнар буенча тәртип бар, кварталара йөрү, ишегаллары, кайбер идарәче компанияләр буенча проблемалар бар. ЮХИДИ хезмәтен җәлеп итеп эшләгез. Кешеләрнең кардан арыну теләге бар, ә автомобильләрен бүтән җиргә куеп торырга теләмиләр. Бөтен шәһәр, ашыгыч ярдәм машинасын үткәрмәгән очракта кебек, бер-ике кешене генә көтә алмый. Бер көн алдан кисүтә билгеләрен куегыз һәм барлык юлларны чистартыгыз.

Ваемсыз идарәче компанияләргә карата торак инспекциясе һәм прокуратура кушылды. Без шәхси бизнесны хөрмәт итәбез, әмма алар да халыкның һәм гражданнарның вакытында җыештыруга булган хокукларын хөрмәт итәргә тиеш. Идарәче компанияләр кар чистарту өчен эшлиләр дә инде, торакка хезмәт күрсәтүдән тыш, аларның башка функцияләре юк», – дип ассызыклады мэр.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 09:35