Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең мәйданы 17103 га тәшкил итә. Ул торак пунктлар, сәнәгать, энергетика, транспорт объектларының җирләреннән тора һәм 30 534 участокны үз эченә ала. Дәүләт һәм муниципаль милектә территориянең 74%ы, 20%ы – юридик затлар милкендә, 6%ы – гражданнар милкендә. Бу хакта җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Дәүләт милкен чикләү буенча үткәрелгән эшләр нәтиҗәсендә 468 җир кишәрлегенә муниципаль милек хокукы теркәлгән. Хисап чорында гомуми мәйданы 104,4 га булган 164 сату-алу килешүе һәм җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында 102 килешү төзелгән, аларда юридик һәм физик затлар милкендә булган күчемсез милек объектлары урнашкан, шул исәптән:



2021 елда җир кишәрлекләрен сатудан шәһәр бюджетына 269,4 млн сум кергән, бу план күрсәткеченнән 91,4 млн сумга артып китә.

Дүшәмбе, 24 гыйнвар 2022, 09:50