Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Өстәмә белем бирү педагогы – 2022» һөнәри осталык муниципаль конкурсының финалы узды. Конкурс 2021 елның 25 ноябрендә старт алды, шәһәрнең өстәмә белем бирү оешмаларыннан җиде педагог конкурс сынауларында катнашырга теләк белдергән.

Финал сынаулары кысаларында конкурсантлар жюри хөкеменә «Һөнәри педагогик бергәлеккә юлламам» дигән видеоролик тәкъдим иттеләр, һөнәри педагогик кыйммәтләрне, идеалларны, бурычларны һәм аларны педагогик эшчәнлектә гамәлгә ашыру ысулларын трансляцияләделәр, импровизацияләнгән конкурста һәм «Педагогик риторика» конкурсында үзләрен күрсәттеләр.

2022 елның иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы дип Дарья Павлова танылды, ул шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда эшли, икенче урынга 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Мария Пинтелина лаек булды, өченче урында – 5 нче балалар техник иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ләйсән Сираҗева, финал дипломын – 6 нчы «ДА-ДА» балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Анна Багдасарян алды.

Җомга, 21 гыйнвар 2022, 14:14