Мы в социальных сетях

Яр Чаллы юлчылары көчле кар яву нәтиҗәләрен бетерүне дәвам итәләр. Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан юлларны чистарту эшләре шул исәптән төнге вакытта да дәвам итә. Ул 19:00 сәгатьтә башлана һәм иртәнге 7:00 сәгатьтә тәмамлана.

«Бүген төнлә бездә шәһәр урамнарын җыештыру өчен 86 берәмлек техника чыга. Бу өч кар төягеч, аларның һәркайсы биш үзбушаткыч йөк машинасы белән эшли, моннан тыш, этәргеч берәмлекләр. Өч колоннаның һәрберсендә бишәр берәмлек эшләячәк, моннан тыш реагентлар сибәчәкбез. Үзбушаткыч йөк машиналары фронталь төягечләр белән юл чатларындагы өчпочмакны, щеткалы-тракторлар – шәһәр тротуарларын җыештыралар.

Халыкның төп теләге – җирле юлларны чистарту. Менә хәзер грейдерлар җирле юлларны чистарталар. Юл участогын вакытында чистартып өлгермәсәк, мин тагын бер кат гафу үтенергә теләр идем. Без тырышабыз», - дип билгеләп үтте Автомобиль юллары предприятиесе МУП директоры Марат Анисимов.  

Хәзерге вакытта предприятиедә 500дән артык кеше эшли.

Әйтик, узган төндә 80 КАМАЗ кар чыгарылган, бу – 898 рейс, көненә 11 мең кубометр. Әйтергә кирәк, узган атнада Яр Чаллы урамнарыннан 54 мең кубометр кар чыгарылган.

Җомга, 21 гыйнвар 2022, 09:55