Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев 48/20 йортының ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта биредә барлык төзелеш конструкцияләре торгызылган яки алыштырылган. Шулай ук йортта җылылык бирелгән, бизәкләү эшләре тулы куәттә бара. Тышкы яктан агымдагы елның 25 октябрендә булган фаҗига турында берни дә искә төшерми.

Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, йортны торгызу белән "Профит" Компанияләр төркеме шөгыльләнә.

Биредә яшәүчеләр үзләре обойлар, плитка, линолеум сайладылар.

«Бүген түшәмнәрне урнаштыру эшенә керешәбез. Атна уртасыннан сантехник җиһазлар урнаштыра башлаячакбыз, ишекләрне куярга планлаштырабыз, заказлар кайтуын көтәбез. Халыкның барлык теләкләрен дә диярлек үтибез. Бер фатирда, мәсәлән, обойлар да аерылып тора: бер стенада – бер төрле, икенчесендә – икенче төрле. Фатирда яшәүчеләр үзләре шулай сайлады», - дип хәбәр итте "Профит" Компанияләр төркеме башкарма директоры Анатолий Кондюков.

Мэр төзүчеләрнең эшен бәяләде: «Барысы да сыйфатлы башкарылган, төзүчеләр шактый тиз арада фатирларны торгызды. Бүген без күргән арадаш этап нәтиҗәләре буенча фикер йөрткәндә, нәтиҗәләр уңай. Эшләр тагын бер атна, бәлки, 10 көн дәвам итәр.

Без халыкка эшләр тулы күләмдә башкарылачак дип вәгъдә иттек. Торак бүлмәләр тиешле кыяфәткә керә, шуңа күрә 20-25 декабрьгә барлык кешеләр дә фатирларына әйләнеп кайтыр дип уйларга нигез бар. Без алар белән икенче тапкыр өй туен уздырачакбыз», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.  

Журналистлар сораулар бирделәр, барсына да җаваплар кайтарылды. Өстәмә рәвештә шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 48/20 йортының зыян күргән 3 подъездыннан 28 бала мэр чыршысына чакырылачак. 

Дүшәмбе, 13 декабрь 2021, 12:04