Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында 2015 елдан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы патронаты астында «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы тормышка ашырыла.

«Мәдәниятләр диалогы» проекты мәдәни мәгариф киңлегендә милләтара һәм мәдәниара мөнәсәбәтләр төзүгә принципиаль яңа алымнар буенча фикер алышуга юнәлдерелгән.

Конференциядә мәктәпкәчә, урта, урта махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар катнашты.

Конференциянең пленар өлеше Татар дәүләт драма театрында узды. Биредә шулай ук төрле мастер-класслар һәм мәдәни мәйданчыклар да оештырылган иде.

Конференциянең рәсми өлеше Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрованың сәламләү сүзе белән башланып китте.  Үзенең чыгышында ул конференция кысаларында планлаштырылган секцияләргә кыскача күзәтү ясады, шулай ук университетта сәяси мәгарифне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде:

«Мәгарифтә куелган максатларга ирешү мәгариф эчтәлегенең этномәдәни компонентын исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Бүген глобальләшү һәм җитди эчке үзгәрешләр шартларында вузда белем бирүнең эчтәлеге фәнни белемнәрне универсаль кыйммәт буларак кертү генә түгел, ә милли гореф - гадәтләргә, кыйммәтләргә нигезләнергә дә тиеш, ә мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә чит ил тәҗрибәсен өйрәнү безнең ил халыкларының этнопедагогикасын тирән белүне, аның поликультуралылыгы белән ярашуны таләп итә», - дип билгеләп үтте ректор.

Сәламләү сүзе белән шулай ук конференциянең мәртәбәле кунаклары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясадылар.

Сәламләү сүзләреннән соң партнер вузларның вәкилләре: Мәскәү дәүләт лингвистика университетының проект эшчәнлеге һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры, филология фәннәре докторы, профессор Иннара Гусейнова «Социаль челтәрләр: мәдәниятара һәм икетелле коммуникацияләр өлкәсендә белгечкә чакыру» темасына, Казах милли хатын-кызлар педагогика университетының казах әдәбияты кафедрасы доценты, фәннәр докторы Нәргизә Балтабаева «ХХ гасыр башындагы Казах-татар әдәби (мәдәни) бәйләнешләре» чыгышлары тыңланылды.   

Тыңлаучыларда Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының башлангыч гомуми белем бирү лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре докторы, Россия мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Наталья Виноградованың доклады аеруча кызыксыну уятты. Спикер үз чыгышында бүгенге көндәге актуаль теманы – мигрант балаларны укыту проблемасын кузгатты.

Пленар утырыштан соң, көннең икенче яртысында, дүрт секциядә эш башланды, алар кысаларында мастер-класслар, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр узды.

«Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында оештыру комитеты адресына җибәрелгән фәнни эшләр конференция материаллары җыентыгына керәчәк. Ул Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән йөздән артык фәнни эшне үз эченә ала.

Шимбә, 11 декабрь 2021, 16:50