Мы в социальных сетях

Мэр Чаллы халкы белән кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен очрашты.

Шәһәр хакименә хәл итүне көткән мәсьәләләр белән сигез кеше язылган, Чаллы халкы шәһәр тормышының төрле өлкәләренә караган – субсидияләр исәпләү, медицина клиникалары эшчәнлеген киңәйтү, торак шартларын яхшырту кебек сораулар белән килгән.

Кабул итү барышында Наил Мәһдиев, мәсьәләне урында хәл итү яки аларны хәл итү юлларын билгеләү өчен, килеп туган хәлләрне җентекләп тикшерде. Барлык мәсьәләләр дә шәһәр мэры тарафыннан шәхси контрольгә алына, ә оператив рәвештә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр җаваплы затларга – шәһәр хакимияте идарәләре җитәкчеләренә җибәрелде. 

Сишәмбе, 7 декабрь 2021, 17:48