Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда боз мәйданчыкларын әзерләү дәвам итә. Быел шәһәрдә биш шугалак булачак: Ипподромда, Мәйданда, "Медео"да, Азатлык мәйданында һәм Замелекесье микрорайонында. Аларның әзерлеге 40% тәшкил итә.

Барлык шугалаклар да чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына яңа ел кәефе өстәп, бәйрәм иллюминациясе белән бизәләчәк.

Моннан тыш, яшүсмерләр клублары һәм белем бирү учреждениеләре территорияләрендә урнашкан 32 хоккей кортында тимераякта шуарга, хәрәкәтчән уеннар уйнарга мөмкин булачак.  

Чәршәмбе, 8 декабрь 2021, 08:12