Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры «Единая Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы утырышында катнашты. Конференция башланганчы шәһәр хакиме партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.

Утырыш барышында Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, илдә һәм дөньяда пандемия ситуациясенә карамастан, шәһәрдә социаль-икътисади хәл яхшыра. «Быел барлык тармаклар да эшләрен  плюс белән тәмамладылар. Узган ел белән чагыштырганда, елны яхшы гына тәмамлыйбыз, эшлибез, тырышабыз, партия конференциясендә сөйләрлек уңышларыбыз җитәрлек, - дип билгеләде шәһәр мэры. - Шәһәр бюджетына өстәмә керемнәр алачакбыз, моңа уртак тырышлык нәтиҗәсендә ирешелде».

Наил Мәһдиев елның якынча нәтиҗәләрен билгеләде һәм киләсе елга планнары турында җиткерде: балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшне дәвам итәргә, шулай ук шәһәрдә яңа белем бирү учреждениеләрен төзүне планлаштырырга кирәк.

«Чудо-дети» үзәге директоры Ася Кислова партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, маршрут картасы төзелгән инде, аның нигезендә үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен төп институтларның дәвамчанлыгы билгеләнгән: балалар бакчасы - мәктәп - югары уку йорты, урта махсус уку йорты - эшкә урнашу. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә 3 инклюзив сыйныф, балалар бакчасында төркем эшли. «Һәр яңа балалар бакчасында һәм мәктәптә инклюзив сыйныфлар ачу мөмкинлеге булсын өчен план корырга кирәк», - дип чыгыш ясады ул, аның фикерен сәяси совет әгъзалары хуплады.

Сишәмбе, 7 декабрь 2021, 16:52