Мы в социальных сетях

Очрашуны оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге.

Финал уенының программасы өч конкурстан торды – сәламләү, разминка һәм таныш сюжет.

Чемпион титулы өчен 5 команда көч сынашты: «Ремдизель» АҖ RD, Сборная Немалых Заводов, «Челны - Бройлер» ҖЧҖнең «Коктейль», «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник үзәге «Проект молодёжный», «КАМАЗ» ААҖның Логистика үзәге «Нелогичные».  

Уен барышында жюри «Иң яхшы мәзәк»не билгеләде: «Нелогичные» командасының автомәктәптә велосипедта имтихан тапшыру турында. «Иң яхшы ир-ат роле» исеменә Дмитрий Нагиев ролен башкарган «Коктейль» командасыннан Нәргиз лаек булды. «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә : «Ремдизель» командасыннан Ирина җиңде. «Ир-ат роле» номинациясендә тамашачылар симпатиясе призын «Проект молодёжный» командасыннан Евгенийга һәм «Хатын-кыз роле» номинациясендә «Сборная Немалых Заводов» командасыннан Аленага бирделәр.

Финал уены нәтиҗәләре буенча 7 сезон чемпионы «Челны – Бройлер» ҖЧҖнең «Коктейль» командасы булды.

Икенче урында – «Сборная Немалых Заводов». «Ремдизель» заводының RD командасы өченче булды. «КАМАЗ» ААҖның Логистика үзәге командасы «Нелогичные» дүртенче урында. Бишенче урында «КАМАЗ» ААҖның Фәнни-техник үзәге «Проект молодёжный» командасы. 

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 14:00