Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры Милена Викторова #МыВместе халыкара премиясенең «Яшел ил» номинациясендә 2 урынны яулады.

Җиңүе өчен Милена Викторова хәйрия өлкәсендә «Фидәкарьлек өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. 

Жюри хөкеменә спикер мәктәп буккроссингының «КниGO» экологик проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында шәһәрнең 35 белем бирү учреждениесендә китаплар белән бушлай алмашу өчен буккроссинг-локацияләр урнаштырылды.

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе үзара ярдәмләшү культурасын үстерү, социаль үзгәрешләр һәм инициативалар лидерларына ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. 

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 13:55