Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда, тулаем Татарстан Республикасы буенча кебек үк, җәмәгать транспортында пассажирлар агымы кимү теркәлгән. Узган атнада 34 QR-кодсыз пассажирга административ хокук бозулар турында  беркетмә төзелгән.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта пассажирлар йөртүчеләрнең керемнәрен компенсацияләү алгоритмы эшләнелә.

«Беренче урында – пассажирлар агымы түгел, ә кешеләр сәламәтлеге, - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Әйе, бу билгеле бер финанс проблемаларына китерәчәк, әмма бу планда Транспорт министрлыгы белән хезмәттәшлек итәргә кирәк».

Моннан тыш, Илья Зуев Яр Чаллыда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре тәмамлануын әйтте. Шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча да эшләр тәмамланган. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, ел ахырына кадәр программаны киләсе 2022 елда дәвам итү планнары буенча финанс планнарын билгеләргә кирәк.

Шәһәр хакиме газ шартлаган 48/20 йортында барган эшләр белән кызыксынды. Илья Зуев төзекләндерү эшләре актив алып барылуын, бизәкләү материаллары сайлануын искәртте. Исегезгә төшерәбез, Наил Мәһдиев төзүчеләргә төп эшләрне ел ахырына кадәр тәмамлау бурычын куйган иде.

Дүшәмбе, 6 декабрь 2021, 09:59