Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында сәнәгать һәм энергетика үсеше өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

«Социаль газлаштыру программасына аерым игътибар бирелде, ул Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла.Татарстан бу мәсьәләдә лидер булып тора, һәм без президент куйган бурычны алда баручы темпларда башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Ел ахырына кадәр 700ләп йорт газлаштырылачак, киләсе елда тагын якынча 8,5 мең йортка газ кертү планлаштырыла. Шуңа да карамастан, гражданнардан гаризалар бирү кампаниясен көчәйтү максатыннан, бу мәсьәлә аеруча актуаль булган муниципаль район башлыклары белән аерым киңәшмә үткәрергә дигән карар кабул ителде», - диде Әлфия Когогина.

Киңәшмә барышында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге катнашында «Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлелек сәләтен арттыру», «Энергетика үсеше», Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы займларын җәлеп итү буенча эшче төркемгә беркетелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.

Җомга, 3 декабрь 2021, 08:29