Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга эшлекле визит белән «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары килде. Әлеге сәфәр - оешмага нигез салынганнан соң (2012 ел), эшмәкәрләр Татарстан Республикасының һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү өчен хатын-кызларны берләштерү максатыннан киңәшмәләр үткәрә.  

Бүген Яр Чаллыда эшмәкәрләр «Чудо-Дети» үзәгендә, «МОМО» матурлык һәм сәламәтлек үзәгендә, «Бросско» ҖЧҖдә булдылар. Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасында шәһәрнең хатын-кыз эшмәкәрләре белән нетворкингта катнаштылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бизнес-миссия вәкилләре белән очрашты һәм үзе, гаиләсе, Яр Чаллы шәһәре турында сөйләде.

«Яр Чаллы үсә бара, шәһәр халкы да, балалар саны да арта, бу ничек куандырмасын, - диде шәһәр мэры. – Яңа төзелеш объектлары барлыкка килә. Җиде ел эшләү дәверендә без 6 мәктәп, 20 яңа балалар бакчасы төзедек. Киләсе елда сезне «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасына спектакль премьерасына чакырабыз».

Шәһәр хакимие бизнес-ледига уңышлы эш, яңа уңай тәэсирләр теләде.

Оешма президенты Лиана Багавеева шәһәр мэрына җылы сүзләре өчен рәхмәтен белдерде, аңа бүләк итеп китап тапшырды һәм «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» Татарстан региональ иҗтимагый оешмасының дәүләт хакимияте органнары, Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан килгән коммерция һәм башка иҗтимагый оешмалар белән актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. «Оешма эшчәнлеге кысаларында без күп шәһәрләрдә булдык, шулай да Яр Чаллыга һәрвакыт бик теләп киләбез», - дип өстәде ул.

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрь 2021, 16:19