Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә Казанда «Безнең заман – Наше время» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналында чаллылылар уңышлы чыгыш ясадылар.

Яр Чаллы данын шәһәр оешмалары һәм предприятиеләренең иҗади эшче яшьләре яклады.

Команда чыгышында 1 урынны «КАМАЗ» ААҖ командасы яулады. «Дан минуты» номинациясендә 1 урынны «Татэнерго»АҖ составындагы Яр Чаллы ТЭЦ командасы яулады.

«Ремдизель» АҖдән Эмиль Сафин һәм Регина Рябова «Хореография» номинациясендә 2 урынны яуладылар.

Шәһәр Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсенең командасыннан Алинә Сухих «Музыка» номинациясендә 3 урынга лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль 2013 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты - республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади куәтен ачу. Быел фестивальдә республиканың барлык муниципалитетлары - 180 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты.

Сишәмбе, 16 ноябрь 2021, 11:13