Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 14 нче гимназия районында яшь хәрәкәт инспекторлары отряды рейды узды. Укучылар педагог белән бергә халыкны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар, белешмәлекләр өләштеләр.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын җәлеп итү өчен укучылар юлда җәяүлеләрнең куркынычсызлыгы тематикасына плакатлар ясадылар.

Әйтергә кирәк, соңгы тугыз айда Яр Чаллыда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала һәлак булган, 83 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Дүшәмбе, 15 ноябрь 2021, 16:07