Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хезмәтне саклау буенча семинар узды. Анда шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты. Семинарда докладлар белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе башлыгы Алла Курзенева («Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы»), «ВИКО» ҖЧҖ генераль директоры Виктор Курьянов («Профессиональ рисклар белән идарә итү - хезмәткәрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклау коралы»), «Казань-Восток-Сервис» Шәхси саклану чаралары ҖЧҖ алга этәрү һәм гамәлгә кертү бүлеге җитәкчесе Юлия Спирина һәм «Казань-Восток-Сервис» ҖЧҖ бренд менеджеры Елена Семенова («Биеклектә эшләр башкарганда Шәхси саклану чараларын сайлап алуга ориентлашкан карашны куллану») катнаштылар.  

Чара барышында җитештерү травматизмы, хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр, хезмәтне саклау таләпләре буенча чираттан тыш белемнәрне тикшерү, профрискларны бәяләү, законнардагы үзгәрешләр турында темалар яктыртылды.

Семинар ахырында барлык катнашучыларга сертификатлар бирелде.

Пәнҗешәмбе, 11 ноябрь 2021, 17:17