Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, «Иминият пенсияләре турында» 28.12.2013 елгы, №400-ФЗ Федераль закон нигезендә, 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясен алучы гражданнарга өстәмә түләү билгеләнә.

Шулай, 2021 елның 1 гыйнварына картлык буенча иминият пенсиясен алучы барлык гражданнар өчен - 6044,48, ә 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен - 12 088,96 сум, ягъни 6044,48 сумга күбрәк.

80 яшь тулгач түләүне арттыру, Пенсия фондына гариза тапшырмыйча гына, автомат рәвештә башкарыла.

Шул ук вакытта 1 төркем инвалидлар да пенсиягә беркетелгән түләүне арттырылган күләмдә алуларына игътибар итәбез, шуңа күрә алар 80 яшькә җиткәннән соң пенсияне кабат арттыру гамәлгә ашырылмый, чөнки законда бер нигез буенча гына, 80 яшькә җитү яки 1 группа инвалидлык билгеләү буенча, пенсиягә беркетелгән түләүне арттыру каралган.

Пенсиянең башка төрен алучы граждан, 80 яшь тулгач, картлык буенча иминият пенсиясенә күчәргә хокуклы, ул аңа арттырылган беркетелгән түләүне исәпкә алып билгеләнәчәк. Бу, мәсәлән, туендыручысын югалткан очракта пенсия яки картлык буенча дәүләт пенсиясен алучы гражданнарга кагыла.

Пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү гариза бирү юлы белән башкарыла һәм мондый вариант алучыга отышлы һәм ала торган пенсиянең артуына китергән очракта гына билгеләнә.

Пенсиянең бер төреннән икенчесенә күчү турында гаризаны Пенсия фонды сайтында яки Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында, шулай ук ПФРның клиент хезмәтендә шәхсән (алдан язылу буенча) яки Күп функцияле үзәктә дә бирергә мөмкин.

Сишәмбе, 9 ноябрь 2021, 15:37