Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 ноябрьдә «Шатлык» яшьләр үзәге» МАУ тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырыла торган «Халкым чишмәсе» Регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестивале узачак.

Чараның максаты - татар халкының мәдәни традицияләрен һәм мәдәни мирасын торгызу һәм саклау.

Фестиваль нәфис сүз, вокал соло, вокал ансамбле, халык биюе (соло), халык биюе (ансамбль), уен коралында уйнау, татар халык декоратив-гамәли сәнгатенең күргәзмәсе (рәсем, графика, халык кәсепләре, тегү эшләре һ.б.) номинацияләре буенча үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр чакырыла. Катнашу өчен 15 ноябрьгә кадәр билгеләнгән форма буенча гариза тапшырырга (1 нче кушымта) һәм конкурс эшләрен беркетергә, «Халкым чишмәсе» тамгасы белән электрон адреска mc-shatlyk@mail.ru хат җибәрергә кирәк, моннан тыш, Россия яшьләре автоматлаштырылган мәгълүмат системасында гариза бирергә (https://myrosmol.ru/event/73956).

Фестивальнең беренче этабы онлайн һәм офлайн форматта узачак. Чара офлайн рәвештә «Шатлык» яшьләр үзәгендә, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 59 йорт адресы буенча узачак.  

Сишәмбе, 9 ноябрь 2021, 13:59