Быел диктант алтынчы тапкыр узды һәм аны Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан һәм 95 чит илдән 2 679 689 кеше язды.
Яр Чаллы да акциягә кушылды – ул «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында узды. Текстны Татарстан халыклары ассамблеясенең Чаллыдагы филиалы җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов укыды.
Диктант халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен генә түгел, ә Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен дә бәяләргә мөмкинлек бирә. Имтихан 45 минут дәвам итте, барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь балл - 100 балл.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 9 ноябрь 2021, 14:06