Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: COVID-19дан вакцинация узганнан соң Дәүләт хезмәтләре порталына килә торган QR-кодлар үз вакыты дәвамында гамәлдә кала.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучыларның кайберләре бүген иртән, 8 ноябрь, QR-кодларның гамәлдә булу вакыты 12 айдан 6 айга кадәр үзгәрүен күрделәр. Бу Дәүләт хезмәтләре порталында үткәрелгән техник эшләр белән бәйле.
Хәзер портал штат режимында эшли, QR-кодлар гамәлдә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 ноябрь 2021, 11:27