Яр Чаллыда ел башыннан Кадрлар үзәгенә эш эзләп 10 488 кеше мөрәҗәгать иткән. Эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,45% тәшкил итә (ТР буенча 0,73%). Бу хакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең 1 203 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән. Кадрлар үзәгенә тапшырылган вакансияләр саны 9 519 берәмлек тәшкил иткән.
Ел башыннан эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә 136 млн 750 мең сум тотылган, 7 265 граждан эшкә урнаштырылган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 ноябрь 2021, 11:14