Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Людмила Афанасьевна Калининага 95 яшь тулды.

Людмила Афанасьевна Түбән Новгород өлкәсенең Кулебаки шәһәрендә туа. Сугыш елларында тегү фабрикасында эшли. Ветеран 1944 елда кияүгә чыга. 1958 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр Кулебаки шәһәренең металлургия заводында эшли. 1978 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә.

Людмила Афанасьевна биш бала тәрбияләп үстергән, аның сигез оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга ТИҮ рәисе Владимир Ртищев да кушылды.

Сишәмбе, 2 ноябрь 2021, 16:37