Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр өчен иң көтеп алынган объектларының берсенең төзелеш мәйданчыгында булды, йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлауның барышын бәяләде. Мэр йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын ремонтлау тиз темпларда барганын, ләкин аны җиһазлау мәсьәләсе калганын билгеләп үтте.

«Ел ахырына объект тулысынча тәмамланачак. Лабораторияләрне җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләсе кала, бу өстәмә финанс ресурслары таләп итә, без, һичшиксез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковтан, ремонтланган яңа блокны заманча лаборатория җиһазлары белән тәэмин итү өчен ярдәм итүләрен сораячакбыз», - диде ул.  

Хастаханә бинасының гомуми мәйданы 30 801,4 кв.м тәшкил итә, ул 5 корпустан тора – «А», «Б», «В», «Г», «Д». Капиталь ремонт инде 2018 елда ук башланды һәм этаплап башкарыла – ишекләр һәм тәрәзәләр алмаштырыла, сантехник һәм электромонтаж эшләре, шулай ук түбә һәм фасад эшләре бара. http://nabchelny.ru/news/40538

2018-2020 елларда 773,2 млн сумлык В корпусына капиталь ремонт ясалган һәм медицина, технологик җиһазлар белән җиһазландырылган. Чиратта – А, Г, Д блокларын ремонтлау.

Хәзерге вакытта төзүчеләр Б блогында эшләрне тәмамлыйлар, фасад, бизәү эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, медицина кислороды белән тәэмин итү системасын һәм вакуумны монтажлау эшләре бара. Үтәлеш проценты бик зур – 85%, ел ахырына объект тәмамланыр дип планлаштырыла.

Баш табиб Ришат Ногманов хәбәр иткәнчә, хастаханә эчендәге инфекцияне таратмас өчен, хастаханәнең әлеге блогында бүлек, , ике зонага бүленгән. Хастаханәнең гадәти өлешендә хезмәткәрләр - формада, икенче өлешендә - махсус саклагыч костюмнарда эшлиләр. Алар арасында ординатор бүлмәсе эшләячәк, анда кәгазь документларны кулланмыйча, авыруларның электрон тарихын тутырачаклар.

«Өченче катта – өлкәннәр бүлеге, икенче катта – балалар бүлеге, – дип хәбәр итте баш табиб. – Һәр палатада кондиционерлар, микродулкыннар, суыткычлар, махсус консольләр. Ковидка бәйле хәлне исәпкә алып, һәр консольгә ике кислород ноктасы тоташтырылган - бу кислородны ике авыруга бирергә мөмкинлек бирәчәк». 

Сишәмбе, 2 ноябрь 2021, 12:28