Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коррупциягә каршы тематикага «Намуслы буын» дигән шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар һәм эшләр 26 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.  

Бәйгене Шәһәр студентлар советы һәм «Нур» яшьләр үзәге яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә оештыра. Конкурста катнашу өчен оештыру комитеты электрон почтасына gsschelny@mail.ru теркәлү өчен гариза һәм эшне җибәрергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://vk.com/gsschelny?w=wall-385266_14497

9 декабрьдә, Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көнендә, ачык күрсәтү һәм бүләкләү узачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.

Конкурста югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының көндезге уку формалары студентлары катнаша ала. Конкурсның оештыру комитеты тарафыннан түбәндәге эшләр кабул ителә: «Коррупция зарарлы!» озынлыгы 1 минуттан артык булмаган видеороликлар, «Уку йорты - коррупциясез территория» темасына биш фото, «Бирмәскә – алмаска» һәм «Белемне сатып алып булмый!».

Сишәмбе, 2 ноябрь 2021, 11:58